Артист хатыны булу кыенмы яки җырчыларның хәләл җефетләре ничек яши?
Популяр артистларның сәхнә тормышы турында барыбыз да белә. Ә сәхнәдән төшкәч, гаиләдә «йолдызлар» нинди? Артист хатыны булу кыенмы? Ирләрен иҗат үрләренә рухландырып та, үзләре күбрәк аларның күләгәсенә калып килүче хәләл җефетләре «Интертат»ка чын дөреслекне ачты ("Интертат", Казан, Гөлназ Хәбибуллина).